Россия ГТХМ да иминлек айлыгы үткәрү сәбәпле һәм 2020 елның язгы ташкын чорында су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгын тәэмин итү чараларын тормышка ашыру кысаларында Кама Тамагы инспекторлык участогы тарафыннан Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге билгеле бер эш алып барыла.
2020 елның 18 мартында «Кама таңнары» социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә дәүләт инспекторы Нияз Нуриев ял итүчеләр һәм персонал белән очрашу үткәрде.
Мәгълүмати-өйрәтү чаралары үткәрү барышында ГИМС хезмәткәре катнашучыларны ГИМС эшчәнлеге, Куйбышев сусаклагычындагы һәм кече елгалардагы оператив хәлләр, районда су объектларында үткәрелә торган чаралар, язгы ташу чорында су объектларында кешеләр куркынычсызлыгы кагыйдәләре белән таныштырды. Чараларда барлыгы 29 кеше катнашты.
Очрашуның максаты-кешеләрне бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта гамәлләр алгоритмы белән таныштыру иде. Инспекторлык участогы хезмәткәре Көзге чорда һәм көндәлек тормышта ял итүчеләргә иминлек теләде.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Н.Г. Нуриев