Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә яңа коронавирус инфекциясен кертү һәм таратуны кисәтү чаралары

2020 елның 19 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 16 мартындагы 22 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышын (COVID-19) китереп чыгаруны һәм таратуны кисәтү чаралары турында» карары һәм Татарстан Республикасы спорт министрлыгының «Татарстан Республикасы территориясендә яңа коронавирус йогышын (COVID-19) кисәтү шартларында физкультура-спорт эшчәнлеген оештыру турында» 2020 елның 18 мартындагы 112 номерлы боерыгы нигезендә:

Авыл җирлекләре башлыкларына, оештыру-хокукый формаларына һәм милек рәвешләренә бәйсез рәвештә, Кама Тамагы муниципаль районы учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләренә тәкъдим ителә:

- 2020 елның 19 мартыннан кешеләр күпләп катнашында барлык чараларны гамәлдән чыгарырга. Мәдәният учреждениеләренә һәм физкультура спорт учреждениеләренә гражданнарның барлык категорияләренә барып йөрүне гамәлдән чыгарырга, шул исәптән, имин санитар-эпидемиологик вәзгыятькә кадәрге балалар һәм өлкәннәр белән күнегүләрне һәм секцияләрне дә туктатырга;

- Кама Тамагы муниципаль районы территориясендә барлык биналарда да вирус инфекцияләре таралу чыганакларының берсе буларак кальян куллануны тыю;

- төнге күңел ачу биналары эшенә вакытлыча чикләүләр кертү.

«Кама таңнары» социаль ярдәм үзәге» автоном коммерцияле булмаган оешма директорына санитар-эпидемиологик контрольне көчәйтергә һәм яңа коронавирус йогышын кертү һәм тарату буенча барлык саклык чараларын үтәргә тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International