Тенеш авыл китапханәчесе «Улыбка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Үткән китапларга сәяхәт» дип исемләнгән китапханә дәресе үткәрде.
Әлеге мавыктыргыч дәрес барышында балалар язма барлыкка килү юлы буйлап виртуаль сәяхәт ясадылар, борынгы кешеләр, рус алфавиты, кәгазь, китаплар барлыкка килү тарихы турында белделәр. Дәрес кызыклы электрон презентация белән үрелеп барды. Балалар әкият персонажларын һәм табышмакларны чишүдә актив катнаштылар.