Бөек Ватан сугышы ветераны Ногуманов Вазыйх Җиһанша улы бүген 93 яшьлеген билгеләп үтте

2020 елның 20 марты, җомга

20 март көнне Бөек Ватан сугышы ветераны Ногуманов Вазыйх Җиһанша улы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Вазыйх Җиһанша улы - Кама Тамагы районының Келәнче авылында туган.

«1941 елда миңа 14 яшь тула, ә инде өч елдан соң, миңа унҗиде яшь тулгач, фронтка киттем. Мине беренче Белорус фронтына билгеләделәр, аның белән Вильнюс шәһәренә эчке гаскәрләргә эләккән. Безнең төп бурыч-корал, азык-төлек һәм әсирләрне күчерү. Аннары минем хезмәтем Минскида узды, дөресен генә әйткәндә, Польша белән чиктә дә булырга туры килде. Ә 1945 елда Брест шәһәрен азат итүдә катнаштым» - ветеран искә ала.

Вазыйх Җиһанша улы 1950 елда гына демобилизацияленген, шул чакта ук кече ватанына кайта һем гомер буе эшли торган авыл худалыгын торгызуга актив тотынган. Авылдашына өйләнә, гаиләдә дүрт бала туа. "Өйгә кайткач, авылда тормыш җайга салына башлады. Кырчылык бригадасына эшкә киттем, бригадир итеп билгелиләр, 33 ел хезмәт иттем. Тракторчыларның учетчысы да, бер ел ферма мөдире дә булдым ", - дип искә ала Вазыйх абый. 1987 елда лаеклы ялга чыга.

Ногманов Вазыйх Җиһанша улы «Октябрь Революциясе» ордены, «Почет Билгесе» ордены, «Германияне җиңгән өчен» медале белән бүләкләнгән.

Бүгенге көндә Вазыйх Җиһанша улының 8 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар, ул якыннарының кайгыртучанлыгы һәм игътибары белән уратылган.

Котлыйбыз һәм сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм оптимизм телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International