Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Пенсия фонды бүлеге Россиядә беренче тапкыр «Ак барс Банк» ГАҖнең эре кредит оешмасы белән «Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге һәм «Ак барс Банк» ГАҖ арасында ана (гаилә) капиталы акчаларын беренчел взносны түләүгә яки кредит буенча төп бурычны түләүгә куллану турында гаризалар кабул итү буенча мәгълүмати хезмәттәшлек турында»килешү төзеде.
Төзелгән килешү кысаларында Ана (гаилә) капиталы средстволары белән Татарстан гаиләләрендә иң кирәкле юнәлеш – кредит акчаларын җәлеп итеп, торак шартларын яхшырту уңайлырак булачак.
«Ана (гаилә) капиталын кредитларны түләүгә тизрәк җибәрү өчен, тиешле гаризаны кредит ачыла торган банкта бирергә мөмкин. Ягъни ике мөрәҗәгать урынына – банк һәм Пенсия фондына-гаиләгә кредитны рәсмиләштереп, кредитны түләү яки беренче взносны түләү өчен гариза бирүче кредит учреждениесенә мөрәҗәгать итү дә җитә», - дип билгеләп үтте Татарстан Пенсия фонды идарәчесе Эдуард Вафин.
Әлеге килешү Демография программасы кысаларында һәм 2020 елның 1 мартында кабул ителгән 35-ФЗ номерлы «ана (гаилә) капиталы средстволарын куллануга бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында»гы Федераль закон нигезендә тормышка ашырыла.
Идарә башлыгы И.И.Гыйльметдинов