Хөрмәтле мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – мәдәният хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Бу көн туган җиребезне рухи үстерүгә һәм бай мәдәни мирасыбызны популярлаштыруга бәяләп бетергесез өлеш кертүче, Кама Тамагы районының күпмилләтле мәдәниятенең үткәненә, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган кешеләрне берләштерә.
Мәдәният хезмәткәре көне - ул музей, китапханә, клуб, сәнгать мәктәпләре хезмәткәрләре генә түгел, ә күп санлы мәдәни-массакүләм чаралар тамашачылары, үзешчән сәнгатьтә катнашучылар, укучылар һәм музейга килүчеләр бәйрәме.
Нәкъ менә мәдәният эшлеклеләренең хезмәте нәтиҗәсендә календарьның кызыл көннәре һәм истәлекле даталар йөзләгән кеше өчен чын мәгънәсендә бәйрәмгә әверелә. Сезнең идеяләрегез һәм аларны гамәлгә ашыру буенча тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район халкы кызыклы тормыш белән яши, һәр катнашучының күңелендә зур эз калдырган мәдәни чараларда катнаша. Сезнең хезмәтегез шәхеснең сәламәт үсешен, дөрес төшенчәләрне һәм яшь буында иҗатка мәхәббәтне хуплый.
Сезгә чын күңелдән оптимизм, яңа мөмкинлекләр, рухи күтәрелеш , күңелдә шатлык һәм бәхет телим!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н. А. Вазыйхов