25 март - Россия мәдәният хезмәткәрләре көне

2020 елның 25 марты, чәршәмбе

Хөрмәтле мәдәният хезмәткәрләре, хезмәт ветераннары, хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

       Сез мактаулы миссияне башкарасыз - традицион мәдәниятнең кыйммәтен саклап, баетып кына калмыйча, кешеләрдә милли дәрәҗә, үзара аңлашу һәм татулык хисен дә формалаштырасыз.

       Сез башкалар ял иткәндә, кешеләргә үз күңелегезнең байлыгын юмарт итеп бирәсез, гүзәл затлар белән аралашу шатлыгын бүләк итәсез. Сезнең идеяләрегез һәм тырыш хезмәтегез нәтиҗәсендә безнең район кызыклы тормыш белән яши. Районда үткәрелә торган күп кенә бәйрәмнәр, конкурслар, фестивальләр традициягә әйләнде һәм балалар, яшьләр, өлкән буын арасында зур популярлык казанды. Тыңлаучылар, тамашачылар, укучылар, килүчеләр исеменнән Сезгә хәрәкәтчән хезмәтегез, осталыгыгыз һәм талантыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Сезгә илһам, бетмәс-төкәнмәс энергия, иҗади эзләнүләр һәм яңа казанышлар телим! Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет телим!

Кама Тамагы МР башкарма комитетының мәдәният бүлеге җитәкчесе Кузиева Ирина Александровна

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International