Балалар китабы атналыгы һәм Нәүрүзне бәйрәм итү кысаларында Осинники авыл китапханәсендә яз турында шигырь укучылар конкурсы үткәрелде. Конкурста 6 кеше катнашты, жюри конкурсантларны лаеклы бәяләде.
Жюри фикере буенча, 1 нче урынны А.Дуйсенбиевның «Яз хәбәрләре» шигырен укыган Арина Лебедева яулады.