Гражданнарны шәхси кабул итү үзгәргән формада узачак

2020 елның 30 марты, дүшәмбе

COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуга юл куймауга бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты, 30 марттан  гражданнарны шәхси кабул итүне үзгәртелгән формада үткәрәчәк. 

       Мөрәҗәгать итүчеләргә үз мөрәҗәгатьләрен язмача, кәгазьдә почта элемтәсе операторлары аша, электрон формада, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының рәсми интернет-кабул итү бүлмәсе аша җибәрергә киңәш ителә. Шулай ук гаризаны Кама Тамагы ш.т. п., Калинин ур., 31 йорт адресы буенча урнашкан район администрациясе бинасындагы сак постында калдырырга мөмкин.

          Гражданнарны шәхси кабул итү читтән торып үткәреләчәк. 

1. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы компетенциясендә булган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итү өчен:

- телефон номерлары: 2 -11-51, 2 -14-51,

 - электрон почта адресы: Rezeda.Nurieva@tatar.ru

- почта адресы: 422820, ТР, Кама Тамагы районы, Кама Тамагы штп, Калинин ур., 31йорт.


   Сездән, килеп туган ситуациягә һәм вакытлы чикләүләргә аңлап каравыгызны сорыйбыз.
 

  Бер-беребезнең сәламәтлеген саклыйк!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International