Хөрмәтле салым түләүче гражданнар!
Коронавирус йогышы (COVID-19) таралуны кисәтү максатларында 2020 елның 30 мартыннан 2020 елның 3 апреленә кадәрге чорда территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү туктатылды.
Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе шуны хәбәр итә: 2020 елның 3 апреленнән соң территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик алдан язылу буенча гына, Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында «Инспекциягә кабул итүгә онлайн-язылу» интерактив сервисы аша гамәлгә ашырылачак. Куркынычсызлык максатларында, сервис аша кабул итүгә алдан язылган, балалары булган мөрәҗәгать итүчеләргә, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк булган гражданнарга хезмәт күрсәтелмәячәк.
Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге турында борчыла һәм Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында гамәлгә ашырыла торган интерактив сервислар аша, контактсыз түләүләргә күчәргә чакыра .
Кирәкле мәгълүмат алу өчен Россия Федераль салым хезмәтенең 8-800-222-2-222 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Бергә эшләгәндә без инфекция таралуны туктата һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.