Миңнуллина Рабига Гыйззәт кызының 90 яшьлек юбилее

2020 елның 1 апреле, чәршәмбе

Бүген Миңнуллина Рабига Гыйззәт кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.

Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы  Вазыйхов Рабига Гыйззәт кызын шәхсән телефон аша котлады. 

Миңнуллина Рабига 1930 елның 1 апрелендә Кама Тамагы районының Янасала авылында Гыйззәт Мотыйгулла улы һәм Мәрьям Хөснетдин кызы гаиләсендә туа. Мәктәптә 7 сыйныфны укып бетерә. Кечкенәдән бик җанлы, үткен кыз була, колхозда мәктәптә укыганда ук эшли. Илебез өчен авыр заманнарда аңа төрле авырлыклар белән очрашырга туры килә. 15 яшендә фермада сарыклар карый. 17 яшендә урман кисүдә эшли. Апас районының Колаңгы станциясеннән 18 яшендә чәчү орлыкларын ташыйлар, өчәр көн юлда булып.

1953 елда Рабига Гыйззәт кызы Миңнуллин Әнәс Кәримулла улына кияүгә чыга. 8 бала - ике ул һәм алты кыз тәрбияләп үстергәннәр. Алар ире белән 41 ел гомер итәләр. Бүген Рабига апа-8 бала анасы, 10 онык һәм 9 оныкчыкның әбисе. Ул "Ана даны" медале белән бүләкләнгән. Бүген Рабига Гыйззәт кызы үзенең йортында олы кызы Сөембикә һәм кече кызы Дилбәр белән яши. Һәр атна саен балалары, оныклары, оныкчыклары аның янына килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International