1.Яз көне машина йөртүчеләрнең "Шумахер синдромы" кискенләшә. Без барыбыз да аның легендар узышчы өчен нәрсә белән тәмамланганын хәтерлибез һәм ул легендар булмаган шәхесләр өчендә ничек тәмамланганын нон-стоп режимында күзәтә алабыз. Ашыкмагыз һәм кышкы сакчыл йөртү стилегезне үзгәртмәгез.
2. Яз көне күп кенә авырулар кискенләшә, тотрыксыз һава торышы аркасында хәтта яшь йөртүчеләрнең дә кан басымыны үзгәрүен, йокымсыравын, арыганлыгын, гомуми көчсезләнүен күзәтергә мөмкин. Әгәрдә хәрәкәт агымында һәр өченче кеше мондый халәткә дучар булса, бу гомуми хәрәкәт сыйфатына нинди йогынты ясавын күз алдына китерегез.
3.Кыштан соң юл күп вакыт ремонтка, ә кайчакта глобаль модернизацияләүгә мохтаҗ. Юлдагы ярыклар, чокыр, төгәлләнмәгән эшләр - боларбарысы да язгы күренешләр . Ярыкларны төзәтмәү,чокырларның күмелмәвендә конкрет кем гаепле икәнен ЮХИДИ хезмәткәре язмача күрсәтсә, Сез судка мөрәҗәгать итә аласыз һәм хәтта аны ота да аласыз. Ләкин, бигрәк тә яз көнне, берәүнең дә суд юлында йөрисе килмәс.Шуңа күрә юлда игътибарлырак булыгыз.
4.Язын юлны игътибар үзәгендә тоту кыелаша. Кояш нурларының күзне чагылдыруы, язгы пычрак аркасында кинәт туктаулар, юылмаган машина тәрәзәләре күрү сыйфатына начар йогынты ясый. Игътибарны читкә юнәлтмәгез.
5. Өстәвенә, мотоциклчылар, велосипедчылар һәм автомобильдән елның җылы вакытында гына файдаланучы «умырзаялар» сезгә өстәмә борчу тудырачак. Аларның юлда пәйда булуы хәрәкәтне катлауландыра, чөнки кышын автомобильчеләр, ике көпчәкле транспортны игътибарга алу зарурлыгыннан туктап, машина йөртүнең «кышкы манерасына» күнегә, бу еш кына юл-транспорт һәлакәтенә китерә.
6. Җәйге резинага күчүне үз вакытында тормышка ашыру да җиңел түгел. Берәүләр моны артык иртә эшли, икенчеләре - артык соң. Кышкы резина җылы температурада начар «эшли», моннан тыш, коры һавада озак файдаланудан соң көпчәкләрнең сыйфаты начарлана. Ләкин, шуңа да карамастан, ашыгып алмаштырганчы, соңгарак калу уңышлы.
7. Язын машина йөртүчеләр дистанцияне кыскартырга яраталар, чөнки аны үтәү зарурлыгы аермачык булып күренүдән туктый. Бу, һәрвакыт я күңелсез, я фаҗигале тәмамлана.
8. Җәяүлеләр , шул исәптән балалар, юлларда артканнан-арта бара. Машина йөртүчеләр кебек үк, аларга да мондый матур һавада бернинди начарлык та булмас кебек тоела. Бу- ялгыш фикер.
Йомгаклап шуны әйтеп китик: хөрмәтле юл хәрәкәтендә катнашучылар, җәяүлеләрне һәм ике көпчәкле транспортта йөрүче кешеләр турында да онытмагыз, витаминнар кулланыгыз, игътибарлы булыгыз. Бу кагыйдәләрне үтәү юл тикшерүләре, стресслар һәм кирәкмәгән бәрелешләрдән саклар, яздан уңай хис-кичерешләр генә алырга мөмкинлек бирер. Хәерле юллар!
Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе секретаре О. Ш. Гыйлмиева