Илебезнең илбасарларны җиңүенә 75 еллыгын билгеләп үткән елында, онытылмасын һәм кабатланмасын өчен, яшь буынга сугыш турында, ул елларның дәһшәте турында сөйләү бигрәк тә зарур.
Кама Тамагы районы Кирельский авылының капиталь ремонттан соң яңартылган клубында , март башында, Светлана Алексиевичның « Сугыш хатын-кыз өчен түгел» (У войны не женское лицо») китабы буенча куелган «Сугыш хатын-кыз өчен түгел» дигән әдәби – музыкаль чара булып үтте.
Сугыш чоры кызлары образына кереп , өч хатын-кыз һәрберсе үзенең сугышчан тарихы белән таныштырды.
Монологлар шундый зур осталык белән башкарылды ки, хәтта залдагы тамашачылар күз яшьләрен тыя алмадылар (бөтен авыл халкы диярлек залга җыелган иде).
Актерларның уеннарын, сөйләгән сугыш кичерешләрен күңелләре аша үткәреп утыручы яшь буын вәкилләренең күп булуы бигрәк тә сөенечле.
Үткәннәргә карап хәзергене кузаллау өчен , халкыбызның тарихын саклап калу максатында мондый проектларны үткәрү бик кирәк.
https://cloud.mail.ru/public/4rMj/52FyxkKDA