«Сугыш чоры балалары» термины астында авторлар СССРда 1928 елның 22 июненнән 1945 елның 4 сентябренә кадәр туган, теге яки бу дәрәҗәдә милли-социализмнан зыян күргән һәм сугыш чорының бөтен авырлыкларын кичергән кешеләрне күз алдында тота.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар кысаларында. "Сугыш хатын кыз өчен түгел" («У войны не женское лицо») социаль-гуманитар проекты. Татарстан Республикасының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызлар һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар уздыра.
Республиканың һәр районында хатын-кыз депутатлар сугышта катнашкан хатын-кызларның батырлыкларын саклап калырга ярдәм итүче чаралар оештыра. Безнең районда шулай ук сугышта катнашкан хатын-кызларга багышланган чаралар уза.
Проектның максатлары:
- 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында катнашкан хатын-кызларның, тыл хезмәтчәннәренең, сугыш чоры балаларының батырларча үткәне турында хәтерне саклау;
- сугыш елларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызлар турында кайгырту ;
- Ватан тарихы белән кызыксынуны үстерү, патриотик хисләр, сугышта катнашучы хатын - кызларның, һәлак булган толларның һәм тыл хезмәтчәннәренең каһарман үткәне өчен ихтирамлы мөнәсәбәт һәм горурлык тәрбияләү.
Проектның төп бурычларыннан берсе:
- сугыш елларында хатын-кызларның батырлыкларын саклап калуга юнәлдерелгән агарту һәм социаль әһәмиятле чаралар, акцияләр үткәрү;
- сугышта катнашучы хатын-кызларның, толларның, тыл хезмәтчәннәренең, өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган сугыш балаларының социаль-көнкүреш шартларын мониторинглау һәм кирәк булганда аларга социаль ярдәм күрсәтү;
- һәлак булганнарның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш балалары, ветеран хатын-кызлар өчен уңайлы шартлар тудыру буенча «Кадерле ветераныбыз» акциясен дәвам итү;
- безнең районда ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» гражданлык-патриотик хәрәкәте кысаларында ,районнарда , "Сугыш хатын кыз өчен түгел" («У войны не женское лицо») колоннасы хәрәкәтен оештыру;
- массакүләм мәгълүмат чараларында һәм муниципаль берәмлекнең рәсми сайтында сугыш елларында хатын-кызларның героик үткәне турында басмалар урнаштыру...һ. б.
Сугыш елларында фронтта 800 меңнән артык хатын-кыз хезмәт иткән.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында катнашкан 458 хатын-кыз яши.
Кама Тамагы районыннан барлыгы 11 мең 644 кеше фронтка озатылган, шуларның:
5 мең 818 кеше һәлак булган;
5 мең 826 кеше өйләренә кайтты.
1941-1945 елларда район хәрби комиссариатыннан 220 хатын-кыз мобилизацияләү буенча чакырыла.
Бүгенге көндә районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 7 кеше исәпләнә.
Бөек Ватан сугышы ветераннары -297,шуларның
-240ы Хатын-кызлар.
Сугышның йөзе юк. Сугышның яше, җенесе һәм милләте юк. Сугыш сайламый. Без ел саен миллионлаган гомерләрне алып киткән сугышны искә алабыз. Ел саен без илебез өчен көрәшүчеләргә рәхмәт белдерәбез.
Сугыш һәм балалар... бу ике төшенчә бер берсенә туры килми кебек. Сугыш чоры балалары... алар бары кечкенә балалар гына булган. Алар ни өчен шулай җиңел булмаганын уйламый гына яшәгәннәр. Алар бөтен ил белән бергә интегеп яшәгәннәр.
Сугыш чоры балалары кемнәр алар, бу куркынычдүрт елны алар ничек кичерделәр, нәрсә турында хыялландылар, балалар һәм яшүсмерләрнең Җиңү көнен якынайтуда роле нидән гыйбарәт?-дигән сораулар һәрвакыт безне борчып килә. Бу тема актуаль, чөнки алар, кызганычка каршы, безнең арада бик аз санда калып бара.
Сугыш һәм балалар... Уйлап кына карагыз ...
Балалар-яңа тормышның башы, ул бәхет һәм шатлыкка өмет, бу тыныч кояш күк йөзе, һәрвакыт янәшәдә булган әти һәм әни, ул матур уенчыклар, китаплар, дәфтәрләр, көлү, уеннар һәм бәйрәмнәре булган мәктәп.
Ә сугыш-ул үлем, җимереклек, Җир йөзендәге тереклекне һәм җан иясен юк итү. Бу сүзләр беркайчан бер-берсе белән янәшә тора алмый .
Әмма Сугыш, үзе белән кан кою, ачлык һәм курку китерә, тормыш тулысынча үзгәрә, балалар да өлкәннәр белән беррәттән аның барлык дәһшәтләрен авыр, котылгысыз, өметсезлектә үткәрә, өлкәннәр дә җиңә алмый торган авырлыкларны кичерергә мәҗбүр булалар.
Шуңа күрә балалар сугыш шартларында тиз өлгерәләр, тормышның чын кыйммәтләрен аңлыйлар, аларга яшәү беренче урында : үзләренең һәм якыннарыңның сәламәтлеге, өендә тынычлык, Ватаныбызның имин булуы тора. Балалар бу авыр шартларда сабырлыкка һәм түземлеккә өйрәнүнең ни дәрәҗәдә мөһим булуын аңлый башлыйлар. Яшь булуларына карамастан, якыннарына ярдәм итәләр, чит кешеләрнең хәлләренә керәләр, киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карыйлар. Явызлыкның җиңеләчәгенә ышаналар. Тарихтан билгеле булганча, өлкәннәр белән беррәттән кулларына корал тотып үз Ватанын саклауда катнашканда, сугыш шартларында кайбер балаларның гадәти булмаган батырлык һәм каһарманлык күрсәтүе дә билгеле.
1941-1945 елларда хәрби хәрәкәтләрдә берничә дистә мең балигъ булмаган бала катнашкан. "Полк улларын", пионерларны — авыл малайлары һәм кызларын, шәһәр яшүсмерләрен үзләре бездән күпкә кечкенәрәк булсалар да, һәлак булганнан соң герой итеп таныдылар. Өлкәннәр белән беррәттән алар үз гомерләрен корбан итеп авырлыкларга түзделәр, сакладылар, атыштылар, әсирлеккә төштеләр . Алар, Ватанны саклау өчен, өйләреннән хәтта качып фронтка китәләр. Өйдә калганнары кыенлыкларга һәм куркыныч газапларга түзә. Тылда һәм фронт сызыгында алар һәр көнне кечкенә батырлык кылдылар. Аларның балачаклары булмады, аларга үсмерлек чоры да насыйп булмады.
Алар бер минутлап олыгайдылар, чөнки сугыш балалар өчен түгел бит.
Зина Портнова, 17 яшь. Зина Белоруссия ССР территориясендә партизан отряды разведчигы булып хезмәт итә. 1942 елда ул яшерен комсомол-яшьләр оешмасына керә. Анда Зина агитация листовкалары таратуда актив катнаша һәм илбасарларга каршы диверсияләр оештыра. 1943 елда Портнова немецларга әсирлеккә эләгә. Сорау алган вакытта ул өстәлдән тикшерүченең пистолетын эләктереп алып , аны һәм тагын ике фашистны атып үтерә, качарга омтыла. Тик ул моны эшли алмый. Аннан палачларның иң явызлары сорау ала. Аңа барлык танылган яшерен-батырларның һәм партизаннарның исемнәрен атаса, тормышын саклап калырга вәгъдә бирделәр. Һәм гестапочылар үзләренең беркетмәләрендә "совет бандиткасы" дип атаган , әлеге үҗәт кызның какшамас ныклыгы белән очрашканнар. Зина ,нинди генә җәза бирүләренә карамастан, җавап бирүдән баш тарткан. Бер көнне ,чираттагы сорау-җавапка алып барганда, чал чәчле кызның, үтеп барган йөк машинасы тәгәрмәче астына ташлаганын, төрмә ишегалдында йөрергә чыккан тоткыннар күреп ала. Тик машинаны туктаттып өлгерәләр, кызны көпчәкләр астыннан тартып алып, янә сорауга алып киттеләр…»
1944 елның 10 гыйнварында 17 яшьлек Зина Портнованы атып үтерәләр. 1985 елда аңа үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Зоя Космодемьянская-Советлар Союзы Герое. 1941 елның октябрендә разведка партизан часте әгъзасы була. авылларны немец илбасарларыннан коткару операөиясендә катнашып, һәм немецлар урнашкан берничә йортка ут төрткәндә фашистлар кулга ала.
Кызны озак җәфалыйлар, аны каешлар белән суктыралар, аннары аңа беркетелгән сакчы 4 сәгать буе аны яланаяк, эчке киемнщн, урамда, суыкта йөртә. Ә иртән аны күкрәгенә "ут төртүче"табличкасы белән асып үтерделәр. Зоя исеме фашизмга каршы көрәш символы булды.
Бөек Ватан сугышы елларында эшләгән яшерен антифашист комсомол оешмасы составында :Виктор Третьякевич, Георгий Арутюнянц, Иван Земнухов, Олег Кошевой, Василий Левашов, Сергей Тюленин, Ульяна Громова һәм Любовь Шевцова була. Яшьгвардиячеләрнең күбесе комсомоллар иде. Аларның исемнәре күп буыннар өчен комсомолларның дошман тылында фашист илбасарларына каршы чын-чынлап көрәш символы булды.
Кулына корал алган, партизаннарга киткән, фашистлар белән соңгы сулышына , соңгы кан тамчысына кадәр
көрәшкән егет-кызларның тагын дистәләрчә исемен мисал итеп китерергә мөмкин.
Патриотизм хисе - үз ватанына мәхәббәт һәм үз туган җирләренә, кешеләрне коллыкка алу өчен килгән фашист илбасарларына нәфрәт хисе. Нәкъ менә бу шушы һәм башка балаларны ,яшь булуына карамастан, сугыш балаларын фашизмга каршы шундый рәхимсез көрәшкә этәрде дә инде.
Хатын - кыз һәм сугыш.
Ул вакыт вакыйгаларына карата кызыксыну тукталмаска тиеш . 40 нчы еллардагы барлык хатын-кызлар өчен тормыш үткәнгә һәм сугышка бүленгән. Сугыш дип аталган нәрсә алар өчен сайлау зарурлыгы белән килеп басты. Аларның күбесе өчен тормыш һәм үлем арасындагы сайлау җиңелләрдән булмады.
Бүген алар башкарган һәм кичергәннәрнең әһәмиятен аңлап, Бөек Ватан сугышы геройларының исемнәрен йөрәкләрдә саклыйк!
«Хатын-кызлар һәм сугыш» дигән сүзтезмәгә караганда да мәгънәсезрәк нәрсә бармы? Бу төшенчәләрне тиндәшләп тә булмый. Шуңа да карамастан, тормышта алар бер-берсе бн янәшә булды.. Һәм күп тапкырлар. Кулларына корал тоткан кызлар Ватанны саклаган, алгы сызыкта булган, фашистларны һавадан бомбага тоткан. Бик күп аналар балаларын югалтканнар. Хезмәтчәннәр станок янында басып, фронт җиңү өчен барысын да эшләгәннәр.
Тыл хезмәтчәннәре Германия илбасарларына каршы көрәштә фронт сызыгында булган сугышчылардан да ким катнашмаганнар.
Хатын - кызлар һәм яшүсмерләр (ир-атларның күбесе мобилизацияләнгән иде) сугышчыларны кирәк-яраклар, кием-салым, аяк киеме, азык-төлек белән тәэмин иттеләр. СССРның барлык халык хуҗалыгы кыска вакыт эчендә фронт ихтыяҗларына эшли башлый.
Сугыш илебез авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен кырыс сынау булды. Колхоз крестьяннары алдында авыр бурычлар тора. Гитлерчылар белән көрәшкән күп миллионлы Кызыл Армияне, эшчеләр һәм шәһәр хезмәткәрләрен азык-төлек, ә сәнәгатьне чимал белән тәэмин итәргә кирәк иде. Бу проблеманы хәл итү Кызыл Армиянең кирәкле резервларын булдыру өчен дә, илнең актив оборонасын оештыру өчен дә зур әһәмияткә ия.
Азык-төлек һәм чимал проблемасын чәчүлек мәйданнарын һәм көтүлек җирләрен , авыл хуҗалыгы техникасын , терлекләрнең баш санын киметү шартларында хәл итәргә туры килде . Колхозлар тарафыннан бик күп авыл хуҗалыгы техникасы оборона ихтыяҗларына бирелгән.
Колхоз авылы хатын-кызларының хәле дә, көнкүреше дә, рухи йөзе дә Социалистик үзгәрешләр белән тамырдан үзгәрде. Колхозчы хатын-кызларның узган сугышта төп хезмәт авырлыгын күтәрүе, илнең авыл хуҗалыгы алдында торган зур һәм катлаулы бурычларны үтәве октябрьдә Җиңү, авылда колхоз төзелешенең җиңүе, Совет Социалистик төзелешенең өстенлеге белән бәйле.
Колхозларда һәм бөтенсоюз күләмендә җитәкче урыннарда хатын-кызлар күп эшләде. 1944 елда авылда җитәкчелек эшендә 250 меңнән артык хатын-кыз эшли. Колхоз рәисләре арасында хатын-кызлар, кырчылык бригадалары бригадирлары, . терлекчелек фермалары мөдирләре, хисапчылар, бухгалтерлар, тракторчылар бар иде. Күп меңләгән хатын - кыз үзен колхоз производствосының инициативалы һәм оста оештыручылары итеп танытты.
Тыл- бу нинди нык яңгырашлы сүз. Тыл ул-икенче фронт. Ә ул кешелекнең иң көчсез саналган яртысында тотылды. Сугыш елларында халыкның батырларча эшләре турында сөйләгәндә, аеруча хатын-кызларның хезмәт батырлыгы турында әйтәсе килә.
Хатын-кыз һәм ана-синоним сүзләр. Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызларыбыз күпне кичерде. Аларның иңнәренә нинди зур авырлык килде! Сугышчылар белән бергә алар җиңүне якынайттылар, Ватанны саклаучыларны ашаттылар һәм киендерделәр. Ә фронтка киткән ир-атлар өчен әниләре һәм хатыннары ничек кайгырдылар?
Башка сүзләр дә бар: апасы, хатыны, дус һәм иң бөек сүз – Ана.
- Сугыш турында сөйләүләрен сораганда, сөйләргә сүз дә юк кебек.
Ә кайчагында, искә төшерсәң...
Ветераннар белән очрашуларда хатын-кызлардан үзләре турында сөйләвен сорагач, күпләр сүз дә әйтә алмады. Тамакка төер тыгылды.......
Бөек Ватан сугышы халык кичергән барлык сугышчыларның иң авыр һәм канкойгычы булды. Ул егерме миллионнан артык кеше гомерен алып китте. Бу сугышта крематорий һәм концлагерьларда миллионлаган кешеләр җазаланды.
20 гасырның иң куркыныч сугышында хатын-кызга солдат булырга туры килә. Ул яралыларны коткарып кына калмый, ә «снайперка»дан ата, бомбага тота, күперләрне өзә, разведкага бара. Хатын-кыз үтерүчегә әйләнә. Аның җиренә, аның йортына, аның балаларына вәхшиләрчә һөҗүм иткән дошманны үтерүче "Үтерү - хатын-кыз эше түгел ул» - ди Бөек Ватан сугышы героиняларының берсе. Аның сүзләрендә сугышның бөтен куркынычы яңгырый. Икенче героиня Рейхстаг стеналарында язып калдыра: "Мин, Софья Кунцевич, Берлинга сугышны үтерер өчен килдем".
Дүрт газаплы ел... Әгәр кайчан да булса дөнья телләрендә «каһарманлык» сүзе килеп керсә, сугыш елларында балаларны саклап калган һәм илне ир-ат белән бергә саклаган тыл кешесенең өлеш дә ул.
Җиңү көне бездән үткәнгә ераклаша бара...
Хатын-кыз ветераннар көннән-көн кими бара, әмма безнең хәтеребездә тыныч киләчәкне тәэмин иткән кешеләрнең исемнәре мәңгегә калачак.
2019 елның 13 мартында соңгы хатын-кыз ветеран вафат булды.
Ул-Радионова Зинаида Георгиевна
Зинаида 1922 елның 17 октябрендә Спасс кантонының Куйбышев Затонында туа.(Соңрак ТатАССР Куйбышев районы ,хәзер ТР Кама Тамагы районы күченгәннән соң).
1939 елда мәктәпне тәмамлап, Зинаида заводта өйрәнчек булып эшли башлый. Әмма куркыныч, онытылмаслык, каһәрләнгән сугыш беркемне дә читләтеп узмады,олысына да кечесенә дә тынычлык бирмәде. Күңелле балачак тәмамлана, авыр сугыш еллары башлана, һәм 1942 елның гыйнварында егерме яшьлек кыз зенит артиллериясенә фронтка алына. 55 зенит артиллерия дивизиясенең 745 полкы составында Мәскәүне яклый. Хәрби чирканчыкны ПВО да укыганнан соң ук алдым.
Өйдә аны әнисе һәм энесе Иван көтеп кала. Кайчан да булса, сәламәт һәм исән сау килеш өенә кайтуын көтәләр. Фронттан Зинаида Георгиевна өенә хатлар яза, «кадерле әти - әнигә һәм энем Ваняга, кызлары һәм апасы Зинадан истәлек өчен " дигән язулы фотографияләр җибәрә. " Мине онытмагыз һәм истә тотыгыз ".
Ул үзенең хатларында беркайчан да зарланмый, хезмәттәшләренең үтерелүе, авыр, куркыныч дип беркайчан да язмаган. Әмма аларның барысының да Җиңүгә һәм якты киләчәккә өметләре һәм ышанычлары бар иде. Барысы да күз яшьләре белән искә ала торган бу көн 1945 елның 9 маенда килеп җитте.
1946 елның октябрендә Зинаида Георгиевна туган поселогына кайта. Күпмедер вакыт җиткәч, ул эш эзләргә карар итә. Аның хыяллары тормышка ашмый кала. Китапханәче һөнәре аның өчен тормышта иң мөһим һөнәргә әверелде. Зинаида Георгиевна пенсиягә кадәр мәктәп китапханәсендә эшләде. Ул бик кырыс һәм таләпчән иде. Күп кенә балалар аның кырыс карашыннан һәм сирәк елмайган йөзеннән куркалар иде.
Бәлки бу зенитчылар мәктәбе узганга ябык һәм катгый булырга тиеш булгандыр, ә бәлки ул башкача булдыра да да алмагандыр
Аның өчен һәркайда тәртип һәм тәртип булырга тиеш иде. оборона халык комиссары Сталинның 1942 елның 25 мартындагы 58 номерлы боерыгы:
«1942 елның 25 мартында кабул ителгән 1488СС номерлы Оборона Дәүләт комитеты карарын үтәү йөзеннән, ВЛКСМ Үзәк Комитеты ил территориясенең һава каршы оборона гаскәрләренә 1942 елның 10 апреленә 100 000 кыз-комсомолка мобилизацияләнә.
Боерам:
1. Чакырылучы кызларны-комсомолкаларны, кызылармеецларны түбәндәге белгечлекләргә алмаштыру өчен, ПВО гаскәрләренә җибәрергә.
а) зенит артиллериясендә — приборчылар, телефончылар, радистлар, һаваны күзәтүче-разведчиклар, барлыгы — 45 000 кеше»
б) зенит-пулемет частьларында-элемтәчеләр, 40% пулеметчылар, разведчиклар,
барлыгы - 3000 кеше, һ. б.».
Зенитчы кызлар сугыш башланганнан бирле ир-атлар белән беррәттән хәрби хезмәт алып баралар. Тик, минемчә, сугышчы хатын-кызлар турында бик аз сөйлиләр.
Барлык батырлыкларны санап бетерерлек түгел, һәм шулай да зенитчылар турында, аларның көрәшкә керткән өлешләре турында, аларның батырлыклары турында без барыннан да аз беләбез.
Кызларыбызга соклану Роберт Рождественскийның "Зенитчица" шигырендә күренә:
Как разглядеть за днями след нечёткий?
Хочу приблизить к сердцу этот след…
На батарее были сплошь – девчонки.
А старшей было восемнадцать лет.
Лихая чёлка над прищуром хитрым,
бравурное презрение к войне…
Раскатывалось эхо над полями,
бой медленною кровью истекал…
Зенитчицы кричали и стреляли,
размазывая слёзы по щекам.
И падали. И поднимались снова.
Впервые защищая наяву и честь свою
(в буквальном смысле слова!).
И Родину. И маму. И Москву.
Весенние пружинящие ветки.
Торжественность венчального стола.
Неслышанное: «Ты моя – навеки!..»
Несказанное: «Я тебя ждала…»
И губы мужа. И его ладони.
Смешное бормотание во сне.
И то, чтоб закричать в родильном
доме: «Ой, мамочка!
Ой, мама, страшно мне!!»
Зинаида Георгиевнаның истәлекләреннән: 55 Зенит артеллирия дивизиясенең 745 полкы составында Мәскәүне якладык Хәрби чирканчыкны ПВО да укыганнан соң ук алдым. «Беренче бомбага эләккәч, бик куркып калдым. Шартлау тавышыннан колаклар тонып торды. Атна буе чукрак килеш йөрдем.
Сугыш азагына кадәр безнең дивизия Мәскәүдә торды. Күп еллар сугыштан соң тыныч вакытта Зинаида авылдашлары белән очрашуга баргач, ул көннәр турында сөйләгәндә, күпләрнең исән калмавына бик елый.
Бу проблеманың актуальлеге вакытлар узу белән арта. 1945 ел, Җиңү көне бездән ерагая бара... Ветераннар азайганнан-азая... Әмма халык хәтере Бөек Ватан сугышында җиңгән кешеләрнең исемнәрен саклаячак. Яшь буынның шул каһарманлык вакыйгаларын белүе, өлкән буын кешеләренең югары әхлак һәм патриотизм нигезләрен аңлавы, бабаларына һәм өлкән бабаларына хөрмәт белән каравы кирәк.
Тыныч вакытта үскән хәзерге буынга һава тревогасының, бомбаларның һәм пуляларның шартлавын күз алдына китерүе бик авыр. .
Бүгенге көндә Республикада ветераннарга хөрмәт йөзеннән күп эшләнә. Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да төзекләндерелгән фатирлар алдылар, аларның күбесе туганнары, балалары, оныклары, оныкчыкларының игътибар үзәгендә яшиләр.
Социаль хезмәтләр һәм белем бирү учреждениеләре укучылары игътибары белән яшәвече ветеранеарыбыз да бар.
9 Май алдыннан ветераннарга «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медале»тапшырыла.
«Тарихи хәтирәләр» федераль проекты кысаларында ветераннарның социаль-көнкүреш шартларын тикшерү буенча эшче төркем төзелде. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен җаваплы зат билгеләнде, районның барлык җәлеп ителгән оешмалары, учреждениеләре белән төп чаралар планы эшләнде һәм расланды.
«Үлемсез полк», «Георгий тасмасы», «Мин хәтерлим, мин горурланам», «Хәтер хатлары», «Кызыл гвоздика», « Ветеран янәшәдә яши» һ. б. төрле акцияләр үткәрелә.
Туган тарихка, совет халкының батырлыгына кызыксынуны ветераннар исән чакта, бу эшне киләчәк буыннар өчен дәвам итү өчен, сакларга кирәк.
Ветераннар бик аз калды, шуңа күрә без алар турында кайгыртуны дәвам итәргә тиеш.
Аларның кырыс язмышларны, сугыш елларында яшәргә туры килгән кешеләрнең авыр хехмәтен һәм ярдәмләшеп эшләүләрен үрнәк итеп күрсәтергә тиеш..
Без ветераннарның хикәяләреннән кызыклы фактларны һәм аларның тормышларындагы вакыйгаларны, сугыш көннәрендә әйләнеп кайтырга ярдәм итәчәк күргәзмәләрне эшләүне дәвам итәбез.
Һәр ел саен район башлыгы, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, җирлек башлыклары, ветераннар (пенсионерлар) Советы белән бергә юбиляр ветераннарны 90 яшьлек һәм аннан өлкәнрәкләрне туган көннәре белән тәбрик итәбез, аларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырабыз. (2020 ел-70 кеше.)
Алар арасында: ир - атлар-15 , хатын-кызлар -55 .
Сугыш еллары хатын-кызларына, сугышта катнашучыларның барысына да рәхмәтлебез. Сезнең өлешкә ,рухны сындырырлык шундый зур кайгы төште. Ләкин сез сынмадыгыз ,сыгылмадыгыз. .