Авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредитларын бирә башлаучы банк ачыкланды

9 апрель 2020 ел., пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан узган елның май ахырында кабул ителгән иде. Аны гамәлгә ашыру авыл җирендә тормыш шартларын комплекслы һәм системалы яхшыртуга юнәлдерелгән.

Бу кредит – максатчан. Авыл кешеләре аны хезмәт кхрсәтхче оешмалар белән төзелгән подряд шартнамәләре буенча үз хуҗалыкларына газ, су, җылылык кертү өчен кулланырга мөмкин. Подряд шартнамәләре буенча заем акчаларын шулай ук авыл территорияләрендә урнашкан торак йортларны (биналарны) ремонтлау өчен дә тотарга мөмкин.

Авыл территорияләре исемлеге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 05.03.2020 № 48/2-пр Боерыгы белән расланды. Норматив документ нигезендә авыл территорияләренә халкы 30 мең кешегә кадәр булган авыл агломерацияләре, ягъни шәһәр тибындагы поселоклар һәм кечкенә шәһәрләр керә, боларга Әгерҗе, Аксубай, Актаныш, Апас, Арча, Буа, Лаеш, Минзәлә һәм башкалар кертелде.

Элегрәк, 3 мартта, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм «Россельхозбанк» АҖ арасында ташламалы авыл ипотекасы буенча килешү төзелде һәм бу программаны гамәлгә ашыруга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Яндекс цитирования