ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсын игълан итә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2020 елда матди-техник базаны ныгытуга грант бирү өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын сайлап алу конкурсы башлануы турында игълан итә.

Бер кооперативка грантның максималь суммасы – 70 млн сум. Грант акчаларын авыл хуҗалыгы продукциясен әзерләү, саклау объектларын, махсуслаштырылган транспорт һ.б.ларны сатып алу, төзү яисә аларны модернизацияләү өчен кулланырга мөмкин.

Заявкалар һәм документлар ябык конвертта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тарафыннан 2020 елның 8 апреленнән 7 маена кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт. Консультацияләр өчен телефон: (843)221-76-88 (өстәмә: 8841, 8842).

Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары Министрлыкның рәсми сайтында урнаштырылган һәм сылтамадан да файдаланырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International