Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында районның барлык китапханәләре иҗади эшчәнлеген һәм үз укучылары белән ерак арада аралашуны дәвам итәләр. «Өйдә укыйбыз», «Гаилә укуына – безнең хөрмәт», «Яраткан китабыбыз белән селфи», «Яраткан китап герое белән фото» кебек төрле китапханә акцияләре үткәрәләр. Барлык мәгълүмат китапханәнең социаль челтәрләрендә - Инстаграмда һәм Вконтактта урнаштырыла.