Татарстан Росреестры штат режимында эшләвен дәвам итә

2020 елның 9 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе, законнарда каралган барлык срокларны үтәп, күчемсез милек белән алыш-бирешләрне тулы күләмдә башкару өчен кирәкле теркәү эшләрен дәвам итә. 

«Хәзер Татарстанлыларның күбесе үз-үзләрен изоляцияләүгә карамастан, күп кенә ведомстволарның, шул исәптән дәүләт органы буларак, Росрестрның эше туктамый. Без үз эшебезне штат режимында дәвам итәбез, исәпкә алу-теркәү эшләрен башкару срокларын бозмыйча, - дип аңлатты Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары вазыйфаларын башкаручы Людмила Кулагина. - Әйе, яңа коронавирус йогышы таралуны кисәтү максатыннан кфүнә документлар кабул итү туктатылды. Шуңа күрә без гариза бирүчеләргә дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуга өстенлек бирергә киңәш итәбез. Әмма хәзерге вакытта Росреестр порталында сервисларның өзлексез эшләве өчен барлык кирәкле чаралар күрелүен ассызыклыйсым килә».

Хәзерге вакытта Росреестрның күпчелек дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкин.

Росреестрның электрон хезмәтләре порталында дәүләт кадастр исәбенә һәм күчемсез милек объектларына хокукларны теркәүгә документлар бирү, Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрыннан белешмәләр соратып алу, онлайн режимында күчемсез милек объекты турында белешмә мәгълүмат алу һ.б. керә. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы офисында алдан язылу буенча документларны экстрориториаль принцип буенча тапшырырга мөмкин. 

Гражданнарда күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле сораулар туа икән, алар Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең рәсми сайтында күрсәтелгән телефоннар буенча дистанцион консультацияләрдән файдалана алалар rosreestr.tatarstan.ru «Гражданнар мөрәҗәгатьләре» бүлегендә. Моннан тыш, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе махсус кайнар линия эшли башлады, гражданнар күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу туктатылган очракта, аларга нәрсә эшләргә кирәклеген һәм сәбәпләрен 2020 елның 30 апреленә кадәр юкка чыгарырга кирәклеген белә алачаклар. Әлеге кайнар линия (843)255-25-71 телефоны буенча көн саен 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 17.00 гә кадәр уза.

Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре почта аша һәм электрон почта аша кабул ителә. Элеккечә үк күчемсез милекне рәсмиләштерү белән бәйле барлык сораулар буенча консультация алырга Росреестрның 8(800) 100-34-34 колл-үзәге телефоныннан бердәм түләүсез белешмә телефоны буенча мөмкин.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсенең башка юнәлешенә килгәндә, Дәүләт җир күзәтчелеген гамәлгә ашыру, җир законнары үтәлешен планлы һәм планнан тыш тикшерүләр үткәрү 2020 елның 1 маена кадәр туктатылган.

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International