Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А.Вазыйховның халыкка мөрәҗәгате

2020 елның 10 апреле, җомга

Хөрмәтле Кама Тамагы районы халкы!

Без дөньяда коронавирус эпидемиясе белән хәлнең ничек үсүен күрәбез. Беренче чиратта ул хроник авырулар белән авыручы өлкәннәрнең һәм түбән иммунитетлы кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра. Сезне коронавирус йогышы таралуны булдырмау өчен кабул ителгән чараларга бөтен җаваплылык белән карарга чакырам.

Кама Тамагы районында азык-төлек, дарулар һәм башка кичектергесез проблемаларны хәл итү буенча 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар өчен “Кайнар линия” оештырылды. 8(843)77-2-13-10 яки 8(843)77-2-12-52 телефоннарына шалтыратыгыз (8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр). Ярдәмгә социаль хезмәткәрләр һәм волонтерлар киләчәк. Исегездә тотыгыз, сезнең һәркайсыгыз җирле үзидарә органнары һәм безнең районның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү буенча барлык хезмәтләр ярдәменә исәп тота ала.

Кадерле якташлар! Безнең һәркайсыбыз бу бәла республикабызны әйләнеп узар дип өметләнгән иде. Әмма, кызганычка каршы, республикада авыру очраклары бар. Сабыр итәргә, якыннарыңа карата мәрхәмәтлерәк һәм игътибарлырак булырга, үз сәламәтлегең, гаиләңнең саулыгы өчен җаваплылыкны үз өстеңә алырга кирәк. Үзебезне яклау өчен без тулы изоляция режимын тотарга тиешбез. Бүген иң куркынычсызы – ул гаиләбез, балаларыбыз белән өйдә булу. Ә өйдән чыкканда профилактика чараларын үтәргә: медицина битлекләрен, перчаткаларын кулланырга, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Коронавирус инфекциясе таралуга каршы көрәш – безнең уртак көрәшебез. Бары тик уртак көч белән генә җиңеп чыга алырбыз дип ышанам!

Барыгызга да сәламәтлек һәм оптимизм телим!

Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы                     Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International