Россия доброволецы-2020 "Бөтенроссия волонтерлык инициативалары конкурсын уздыру турында"

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

"Россия доброволецы - 2020" Бөтенроссия волонтерлык инициативалары конкурсын үткәрү турында хәбәр итәбез, конкурсның заявка этабы - 2020 елның 30 апреленә кадәр.

«Россия доброволецы – 2020» Бөтенроссия конкурсы лидерларны һәм аларның инициативаларын ачыклауга һәм аларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән иреклеләр проектларының төп конкурсы булып тора. Конкурс - ул үсешнең яңа дәрәҗәсенә чыгу, фикердәшләр һәм партнерлар табу, үз проектыңны тиражлау мөмкинлеге.

Анда катнашу өчен Яшьләр һәм волонтерлар чакырыла. Конкурс үткәрү турында мәгълүмат кушымта итеп бирелә торган фоторепортажда.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International