Аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан, белем бирү оешмаларында санитар-эпидемиологик чараларны көчәйтү максатларында, белем бирү оешмаларында укучыларны дистанцион укыту формасына күчерүне оештырырга тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы дистанцион укыту формасын оештыру кысаларында аз керемле гаиләләрдәге балаларга компьютер техникасы һәм гаджетлар (#отдайзапаснойгаджетвсвоюшколу) белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия акциясе башлап җибәрде. Шулай итеп, Татарстан Республикасында яшәүче һәр кеше аз керемле гаиләләрдәге балаларга хәлдән килгәнчә ярдәм итә һәм мәктәпкә компьютер техникасының запас (файдаланылмый торган) чараларын һәм дистанцион укыту шартларын булдыру өчен мобиль җайланмаларны китерә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International