Хөрмәтле халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарының клиентлары!
Кама Тамагы районы буенча "Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге" дәүләт казна учреждениесе филиалы хәбәр итә:
Яңа коронавирус йогышы таралуны булдырмау һәм халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү максатларында, шулай ук Хезмәткә һәм эшсезлектән социаль яклауга Россия Федерациясе гражданнарының конституциячел хокуклары гарантияләрен гамәлгә ашыру буенча чаралар күрү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан туры килә торган эш эзләү һәм эшсезләр сыйфатында гражданнарны теркәүнең, шулай ук билгеләнгән тәртиптә эшсез дип танылган гражданнарга социаль түләүләрне гамәлгә ашыру максатларында гражданнарны вакытлыча кагыйдәләре расланды (РФ Хөкүмәтенең 08.04.2020 ел, №460 карары).
Туры килә торган эшне эзләү максатыннан, гражданнар «Россиядә эш»порталына гариза бирү юлы белән халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте дәүләт учреждениеләренә дистанцион формада мөрәҗәгать итә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә https://trudvsem.ru/information/about/help сылтама буенча гариза бирергә була.
Сораулар килеп туган очракта, шул исәптән мәшгульлек үзәгенең эш режимы турында, эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультация бирү, эшсез сыйфатында исәпкә кую максатыннан, сез «Кайнар линия» телефонына (84377) 2-14-67 08.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итә аласыз (8 800 250 90 33).
«Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» ДКУ филиалы мөдире Кадыйрова Н.Г.