Гомәрова Мөслимә Сәмигулла кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Бүген, 2020 елның 14 апрелендә, Кама Тамагында яшәүче Гомәрова Мөслимә Сәмигулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Бүгенге санитар-эпидемиологик вәзгыять уңаеннан юбилярга чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм котлау открыткалары кызы аша тапшырылды.

Район Ббашлыгы Наил Альбертович Вазыйхов Мөслимә Сәмигулла кызын телефон аша котлады.

Гумарова Мөслимә Самигулла кызы 1930 елның 14 апрелендә Апас районы Олы Әтрәч авылында туган. Алар гаиләдә 6 бала үсәләр. Олы Әтрәч авылында 4 сыйныф белем ала. Мөслимә апаның әнисе үлгәч, ул укуын ташларга мәҗбүр. Аңардан соң туган кечкенә энеләрен, сеңелләрен карарга кирәк була. Әнисе үлгәндә кечкенә сеңлесенә бары 4 ай була. 11-12 яшендә Мөсли апа яшелчә бакчасында эшли. 17 яшендә Ярослав өлкәсенә торф эшенә китә. Анда 2 ел эшли. 19 яшендә туган авылына кайтып фермада эшли.

1952 елда Олы Кариле авылына маслозаводка эшкә килә.

1954 елда Кече Кариле авылы егете Госманга кияүгә чыга. Һәм шул авылдагы дуңгыз фермасында лаеклы ялга чыкканчы 30 ел эшли. 5 бала тәрбияләп үстерәләр, ике ул, өч кыз бала. Ул күп медальләр һәм бүләкләр белән бүләкләнә.

1990 елда 72 яшендә тормыш иптәше улеп китә.

Бүгенге көндә Кама Тамагы районында яши. Ничек кенә булмасын, бүгенге тормышыннан бик кәнәгать әбекәй. Шулай булмыйни, җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге – кызы Мәдинә, кияве Илфат. Калган балалары да әни йорттында еш кунак, хәлен белешеп торалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International