Кама Тамагы районында коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен чаралар күрелә

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

65 яшьтән өлкәнрәкләр һәм сулыш органнарының, эндокрин системасының хроник авырулары, кан, бөер авырулары, онкология авырулары, шулай ук инфаркт яки инсульт кичергән гражданнар өчен азык-төлек, дарулар китерү оештырылды, аларга үз-үзеңне изоляциянең катгый режимын үтәргә күрсәтмә бирелде.

Көн саен Кама Тамагы районының 97 волонтеры ярдәмгә килергә әзер. Волонтерлар-авыл җирлекләре башлыклары, мәдәният һәм мәгариф профсоюз оешмалары хезмәткәрләре, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр.

Кама Тамагы районында 8(843)77-2-13-10 яки 8(843)77-2-12-52 телефоннары буенча (көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) азык-төлек, дарулар һәм башка кичектергесез проблемаларны хәл итү буенча Кайнар линия оештырылды. Көн саен консультатив ярдәм күрсәтү һәм кирәкле бөтен әйберне китерү буенча шалтыратулар килә. Волонтерлар ашамлыкларны барлык саклык чаралары белән тараталар, битлек һәм перчаткаларда, һичшиксез. Бүген моңа аеруча мохтаҗ кешеләргә ярдәм итү мөһим.

Үзегезне саклагыз! Өйдә калыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International