28 апрельдә Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне билгеләп үтелә

2020 елның 28 апреле, сишәмбе

28 апрель Россиядә ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең туган көне дип санала. Ашыгыч ярдәм хезмәтенең барлыкка килү тарихы безне XIX гасыр ахырында алып китә, 1898 елның 28 апрелендә Мәскәүдә беренче ашыгыч ярдәм станцияләре ачылганда. Күп кенә табиблар бу көнне үз бәйрәме дип саный.

Бүген без иң җылы рәхмәт сүзләрен машина йөртүчеләргә, диспетчерларга, фельдшерларга һәм табибларга, ашыгыч медицина ярдәменең шундый катлаулы һәм мөһим хезмәтенә катнашы булган кешеләргә әйтәбез.

Бүгенге көндә Кама Тамагы үзәк район хастаханәсендә 10 фельдшер һәм 9 машина йөртүче эшли, кабул итү бүлегенең 1 шәфкать туташы - безнең тормышларыбыз аларга бәйле кешеләр.. Бәйрәм Белән!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International