Кама Тамагы районы хуҗалыкларын тикшерү

2020 елның 26 июне, җомга

       Муниципаль район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов район хуҗалыкларын карап чыкты. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Илфат Илдар улы Вәлиев, ПМО идарәсе башлыгы Камалиев, агрофирмалар директорлары һәм хуҗалык бүлекчәләре җитәкчеләре белән берлектә район башлыгы терлекчелек объектларын ремонтлауның, терлек азыгы әзерләүнең барышы белән танышты.

       "Барыш" бүлекчәсендә терлекчелек биналарын ремонтлау бара, механик чистарту эшләре башкарылган. Сыер савучылар белән очрашу барышында район башлыгы терлекчеләр эшен матди кызыксындыру, хезмәт хакын вакытында түләү мәсьәләләре белән кызыксынды. «Картапа» бүлекчәсендә җәйге лагерьдагы терлекләрне карап чыкты. Биредә су, яшел масса белән тукландыру оештырылган, тоз бар. Терлекчеләр белән көн тәртибе, көтүчеләр эшен контрольдә тотуны оештыру мәсьәләләре каралды.

       "Келәнче" бүлекчәсендә терлекчелек объектларын дезинфекцияләү, территорияне механик чистарту үткәрелгән. Сенаж чокыры тулган,  ябылган.

       "Шәпкә" бүлекчәсендә терлек азыгы әзерләү бара, анда 2 «Ягуар», 7 «КАМАЗ»  эшли. 1 сенаж чокырын яптылар, 2 чокыр тутырыла. Бу бүлектә терлекчелек биналарын ремонтлау төгәлләнеп килә, идәннәрнең 90% алмаштырылган инде.

       «Даныш»та фермалар, кардалар территориясен чистарту эшләре бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International