Хөрмәтле каматамагылылар!
Сезне чын күңелдән Исламның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе-Корбан бәйрәме белән котлыйм!
Бу көн — мөэминнәр өчен иң мөһим бәйрәмнәрнең берсе, чөнки ул мәрхәмәтлелеккә һәм бер-береңә ихтирамга өнди, гаилә бердәмлегенә хезмәт итә, кешеләрне якынайта, үз-үзенә ышанычны белдерә.
Кама Тамагы муниципаль районы мөселманнары күп еллар дәвамында, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм үзара аңлашуны раслауга зур өлеш кертеп, барлык традицион конфессияләр вәкилләре белән дус һәм тату яшиләр.
Иң яхшы ислам традицияләренә тугры калып, социаль әһәмиятле программаларны һәм хәйрия проектларын тормышка ашыруда, үсеп килүче буынны тәрбияләүдә актив катнашып, районыбыз мөселманнары алга таба да җәмгыятьнең рухи яңарышы процессында актив роль уйнарлар дип ышанам.
Бу якты көндә сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, игелек, тынычлык һәм иминлек телим. Корбан бәйрәме Сезнең йортыгызга шатлык һәм яктылык, ә йөрәк-мәхәббәт һәм мәрхәмәт белән тулсын.
Нык сәламәтлек, бәхет һәм игелекле эшләрдә уңышлар!
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Н.А. Вазыйхов