Баһаветдинова Разия Хәнифулла кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 10 августы, дүшәмбе

       2020 елның 8 августында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Олы Бортас авыл җирлеге башлыгы Радик Солтан улы Сәгъдиев һәм Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Разия Хәнифулла кызын 95 яшьлек юбилее белән котладылар.

       Разия Хәнифулла кызына чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

       Багаутдинова Разия Ханифулла кызы 1925 елның 8 августында Балчыклы авылында, 9 балалы гайләнең иң олкәне булып дөньяга килә. Авылда 7 класс белем ала. Тормыш арбасын бик яшьли, 14 яшьтән тарта башлый. Колхозда ул вакыттагы вак эшләр: кырда үлән җыю, салам өю, тавык тизәкләре, көл җыю барасы да Разия әби кулыннан үткән.

        Сугыш башланганда аңа 17 яшь була. Окоп казырга баргач, яшең тулмаган дип кире кайтарып җибәрәләр, шуннан соң ул чит нәрәтләрдә йөргән, урман кискән, комсомол звеносында эшләгән. 1950 елда авыл егете Абрар бабай белән гайлә корганнар, 4 бала тәрбияләп үстергәннәр.

       Хәзер Разия Хәнифулла кызы авылда улы, килене белән яши. Аның 4 баласы, 9 оныгы, 11 оныкчыгы бар. Яраткан шөгыль: бәйләү һәм әзерләү, ә яраткан ризыклары: гөбәдия һәм бәлеш.

       Барлык балалары, оныклары, оныкчыклары еш кунакка киләләр, әби-әниләренең куллары белән әзерләнгән камыр ризыклары белән сыйланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International