Казан шәһәренең «Перекресток» кибете каршындагы мәйданда (Җиләкле бистәсе)»Бортас» агрофирмасы, «Нармонка «Агрофирмасы» ҖЧҖнең 1,2 филиаллары ашлык, ит, сөт, РайПО, Олы Бортас, Кече Салтык, Яңасала һәм башка авыл җирлекләре ашлык, ярма, яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчә, бәрәңге, Ялалетдинов А.Р. виноградның төрле сортларын, «Кече Мәрәтхуҗа» фермер мәйданчыгы сөт, Р.А.Сафин бал тәкъдим иттеләр. Палаткалар бик матур, ачык итеп бизәлгән иде. Ярминкәдә муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы катнашты.
Пандемия белән бәйле рәвештә, оештыручылар барлык саклану чаралары белән тәэмин ителгән иде.
Шәһәрлеләр сөтне, яшелчә, шикәр, он һәм башка продукцияне арзан бәяләрдән бик теләп сатып алдылар.