Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барый авыл җирлегендә гражданнар җыены

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2020 елда башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына башкарылган эшләр турында сөйләде.

2. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалык рәвешләренә дәүләт ярдәме чаралары турында сөйләде.

3. 2021 елгы янгын куркынычы сезонына әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кирәкле чаралар күрү турында.
Әскәров Ильяс Ислам улы-Кама Тамагы МР участок урманчысы.

4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхат улы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру турында чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International