ЯҢАЛЫКЛАР


3
март, 2017 ел
җомга

2000-2005 елларда ул безнең районга җитәкчелек итте. Фидаил Әүхәтдин улы килгәч, районыбызда халык хуҗалыгының күп кенә тармакларында сизелерлек уңай үзгәрешләр барлыкка килде. Район халкы һәм кунакларның игътибарын җәлеп иткән беренче нәрсә - ул торак пунктларның тышкы күренеше үзгәрү булды. Зур поселокларда яңа биналар барлыкка килде, заманча архитектура поселок һәм авылларга да үтеп керде. Нәкъ менә ул елларда КЦСОН, прокуратура, Иске Казиле мәктәбе, бала тудыру йорты, полиция биналары төзелде, район мәдәният йорты, Кама Тамагы урта мәктәбе, үзәк район хастаханәсе биналарына реконструкция ясалды, нәкъ бу вакытта шәхси кибетлар төссез "тартмалардан" матур биналарга әверелде. Район үзәгендә беренче "Чәчәк бәйрәме" үткәрү күп мәшәкать тудырса да, уңай хис-кичерешләргә бай булды, поселок, торак пунктлар гөлбакчага әверелде. Аның кешеләрне эшкә җалеп итү идеяләрен хәзер дә кулланалар. Район башлыгы, эше күп булуга карамастан, кырларга чыгып, чәчү яки урып-җыю чоры алдынгыларын, иң яхшы савымчыларны, терлекчеләрне бүләкләде, аларның проблемалары, уй-теләкларе белән кызыксынып торды. Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күрсәткечләренең артуында зур роль уйнады.

   Барлык гүзәл хатын-кызларны чын күңелдән якынлашып килүче 8 март бәйрәме белән котлыйбыз һәм 6 март көнне  15.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп Район мәдәният йортында узачак зур бәйрәм концертына чакырабыз. Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан башкаручылар - ир-атлар сезгә яхшы кәеф һәм, әлбәттә, үзләренең иң яхшы иҗади номерларын бүләк итәчәкләр.

9 март көнне  Апаста педагоглар өчен берьюлы биш зона конкурслары узачак. Бу көнне үзләренең педагогик тәҗрибәләре белән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, өстәмә белем педагоглары һәм белем бирү идарәләре җитәкчеләре урынбасарлары уртаклашачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International