ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

      25нче апрельдә Олы Кариле авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды, әңгәмә үтте.Шигырь бәйрәме мәктәптә дәвам итте.

25 нче апрель көнне  Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды һәм аның иҗатына багышланган әңгәмә үткәрелде.

Игелек атнасы акциясе кысаларында Варварино авылы китапханәсендә Зиннатуллина  Мөнирә әбигә чәчәкләр күчереп утырттылар, ул кышка аларны китапханәдә калдыра.  Чәчәкләрнең савытлары бик искергән иде.

Келәнче авылында яшәүче кадерле авылдашлар, читләрдә яшәүче якташлар! Быел Келәнче авылы зиратында өмә 13 май көнне сәгать 8.00 дә башлана.

2017 елда ГХАТ органнарына 100 ел тулу уңаеннан,   Кама Тамагы муниципаль районы  ГХАТ бүлеге районның  туган якны өйрәнү музее белән берлектә "Узган елларның туй модасы" дигән, шулай ук "100 ел - бер мизгел кебек..." дигән туй темасына ретро-фотографияләр күргәзмәсе оештыра.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International