Татарстанда табигатьне саклау прокуратурасы кабул иткән чаралардан соң дәүләт милкенә урман фондының 12 гектардан артык җирләре кайтарылды

2021 елның 24 ноябре, чәршәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы урман законнарын үтәүне тикшерде.

Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы Кама Тамагы районында авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җир кишәрлекләрен формалаштыру барышында алар составына урман фонды җирләре законсыз кертелгән, дип билгеләнгән.

Закон бозуларны бетерү максатыннан табигатьне саклау прокуроры җир кишәрлекләрен ызанлау нәтиҗәләрен дөрес түгел дип тануны таләп итеп судка мөрәҗәгать итте, алар турындагы белешмәләрне Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрыннан чыгарырга.

Судлар карарлары белән прокуратура таләпләре канәгатьләндерелгән. Закон бозулар бетерелде.

Дәүләт урман фондына 12 гектардан артык җир кайтарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International