«Чиста булачак» төбәк яшьләр оешмасы, «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән, «ял көне Экотуризмы» социаль әһәмиятле проектын тормышка ашыра.
«Ял көне Экотуризмы» проекты кысаларында, 2022 елның 1 июленнән 20 сентябренә кадәр, белем бирү-күңел ачу программасы һәм табигать саклау чаралары белән, Татарстанның табигый истәлекле урыннары буенча ике көнлек 3 экотура үткәреләчәк. Һәр экотурда 18 яшьтән өлкәнрәк 30 кеше катнашыр дип көтелә.
Беренче экотур 9-10 июльдә Татарстан Республикасының Бөгелмә районы территориясендә Карабаш сусаклагычының яр буе зонасында узды.
30-31 июльдә Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы территориясендә икенче экотур үткәрү планлаштырыла. Экотур кысаларында шулай ук территорияләрне аерым-аерым җыештыру оештырылачак. Экотурда катнашу өчен 28 июльгә кадәр сылтама буенча онлайн-заявка тутырырга кирәк https://clck.ru/sMNzX
Оештыручылар туристик кирәк-яраклар һәм азык-төлек белән тәэмин итү чыгымнарын, шулай ук чарада катнашучыларның куркынычсызлыгы өчен җаваплылыкны тулысынча үз өстенә ала.