Хөрмәтле спортчылар, тренерлар, спорт ветераннары һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучылар!
Сезне спорт һәм сәламәтлек бәйрәме - физкультурачылар көне белән котлыйм!
Яхшы физик әзерлек, уңай фикерләү, һәрберебезнең сәламәт яшәү рәвеше – милләтнең киләчәгенә өлеш. Физик культура һәм спорт яшь буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйный, аның артында безнең киләчәк һәм җәмгыятьтә иҗади процесс. Спорт белән шөгыльләнү ныклык, хезмәт сөючәнлек, максатчанлык, чыдамлык һәм сабырлык тәрбияләүгә ярдәм итә. Шунысы куанычлы, безнең район спортчылары республика һәм бөтенроссия ярышларында, җиңүчеләр һәм призерлар исемнәрен яулап, бик кечкенә яшьтән алып зурга кадәр катнашалар. Бу традицияләр киләчәктә дә үсешен дәвам итәр дип ышанам.
Барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, күңел күтәренкелеге, оптимизм һәм югары җиңүләр телим!
Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Н.А.Вазыйхов