13 сентябрьдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы гражданнарны атналык шәхси кабул итте. Мондый аралашу форматы халык мөрәҗәгатьләренә максималь рәвештә җавап бирергә мөмкинлек бирә. Бүген Наил Альберт улына өч мәсьәлә буенча гражданнар мөрәҗәгать итте.
Район башлыгы килгән һәр мөрәҗәгатькә игътибар бирә. Кабул итүгә килгән һәр кеше ишетелде һәм аңлашылды. Алынган барлык мөрәҗәгатьләр район башлыгының контроленә алынды, мөрәҗәгать итүчеләргә эш күләмен билгеләү нәтиҗәләре турында хәбәр ителәчәк.