МР башлыгының Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 16 сентябре, җомга

Хөрмәтле урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Урманчы хезмәте – җирдәге иң тыныч һәм иҗади хезмәтләрнең берсе. Сез табигатьне, аның матурлыгын саклыйсыз, урман байлыкларын рациональ куллануны һәм тулыландыруны тәэмин итәсез.

Безнең районда урманнар шактый территорияне били. Сезнең яшь урманнарны үстерү, елгаларны һәм күлләрне саклау, торак пунктларны яшелләндерү буенча эшегез югары бәягә лаек.

Сез алга таба да урман байлыкларын арттыру, урман хуҗалыгының нәтиҗәлелеген күтәрү, кешеләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү өчен бар көчегезне куярсыз дип ышанам.

Барыгызга да ныклы сәламәтлек, иминлек һәм бәхет, туган як өчен хезмәттә яңа уңышлар телим!

 

Кама Тамагы 

муниципаль район башлыгы                                                                                                         Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International