«Татарстан - Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәмендә «ТАТАР яшьләре» өченче халыкара телевизион нәфис сүз конкурсын башлап җибәрә.
Конкурсны оештыручы – Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, “Яңа гасыр” Татарстан телерадиокомпаниясе” акционерлык җәмгыяте.
“Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган
“Татар сүзе” Халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесенә гаризалар кабул ителә башлаган
Бәйге татар теле һәм әдәбиятен популярлаштыру, татарча нәфис сүзгә кызыксындыру тудыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә ярдәм итү, халыкның бай тарихи-мәдәни байлыгы буларак, татар классик әдәбиятын саклау максатында үткәрелә.
Бәйгедә катнашу өчен рус яки татар телендә тутырылган анкета, шулай ук видеоформат рәвешендәге хезмәтне рәсми почтага (tnvtatarsuze@mail.ru) җибәрергә кирәк. Гаризалар 31 октябрьгә кадәр кабул ителә. Анда теләгендә булган барча кеше катнаша ала. “Татар сүзе” берничә категория буенча: 10 яшькә кадәр, 11 яшьтән 17 яшькә кадәр, 18 яшьтән зурраклар арасында үткәрелә.
Чыгышлар ике номинациядә бәяләнәчәк: проза һәм поэзия. Жюри актерлык осталыгына, дикциягә, костюмга, реквизитларга һәм музыкаль бизәлешкә игътибар итәчәк.