2022 елның 29 сентябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Мәрхәмәт-Милосердие» Татарстан Республикасы Дәүләт Советы хатын –кыз депутатлары берләшмәсе белән берлектә «белем бирү процессында катнашучыларның хокукларын яклауның актуаль мәсьәләләре турында» кайнар линия үткәрә.
Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын –кыз депутатлар берләшмәсе, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының мәгариф идарәсе вәкилләре гражданнарга бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.
Сез шулай ук сорауларыгызны whatsapp ' ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.