Кама Тамагында "чиста уеннар"

2022 елның 24 сентябре, шимбә

Кама Тамагындагы «чиста уеннар» да катнашучылар 30 капчыкка якын чүп-чар җыйды.

Юрьев мәгарәләре территориясендә чүп-чар җыештырылды. Өмәдә 30га якын кеше катнашты. Алар арасында мәктәп укучылары, укытучылар, ата-аналар, оешма һәм предприятие хезмәткәрләре бар иде. Өч команда җиңүче булды: беренче урын – «УК 19» командасы, икенче урында – «Александрия» командасы, өченчедә – «Берлин».

"Чиста уеннар" бөтен дөньяда уза. Алар күпме чүп-чар һәм калдыкларны эшкәртүгә тапшырырга һәм аларга икенче тормыш бирергә кирәклеген халык игътибарына юнәлтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International