Иртәгә сәгать 10да муниципаль район хакимиятенең утырышлар залында (Кама Тамагы ш.т. б., Калинин ур., 31 йорт) «Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү» проекты кысаларында Кама Тамагы муниципаль районы эшкуарлары өчен онлайн режимда Бизнес-интенсив була. Очрашуның максаты-төрле тармакларда бизнесны үстерү, бизнеска ярдәм программалары турында мәгълүмат бирү, шулай ук булган сорауларга җавап бирү.
Очрашу кысаларында ТР Президентының Эшкуарлар хокукларын яклау буенча ярдәмчесе Ф.С. Габделганиев катнашында видеоконференция элемтәсе буенча бизнес-интенсив планлаштырыла.