МР башлыгының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлавы

2022 елның 7 октябре, җомга

Хөрмәтле авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре!

Профессиональ бәйрәмегез белән иң ихлас котлауларны кабул итегез.

Барысы да бу дөньяда тиз үзгәрә, ләкин авыл хуҗалыгы һәркемгә дә һәрчак кирәк. Авыл хуҗалыгы производствосы, һичшиксез, махсус фидакарьлек, җаваплылык таләп итә һәм иң тирән хөрмәткә лаек. Бу үз эшләрен чын-чынлап яратучы көчле рухлы кешеләр хезмәте. Ял көннәрен белмичә, сез иртәдән кичкә кадәр, төнлә дә эшлисез.

Чын күңелдән һәрберегезгә нык сәламәтлек, бәхет, оптимизм телим! Хезмәтегез өйләрегезгә муллык һәм иминлек китерсен, аларда һәрвакыт уңайлылык һәм тотрыклылык булсын, сезгә мул уңышлар!

Кама Тамагы 

муниципаль район башлыгы                                                                                                         Н.А.Вазыйхов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International