Бүген «Бердәм Россия» партиясенең Кама Тамагы җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Ирек улы Гыйльметдинов шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.
Барлык мәсьәләләр буенча Илдар Гыйльметдинов гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирде.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды, запрослар башкарма хакимиятнең тиешле органнарына җибәреләчәк. Мөрәҗәгатьләр буенча җаваплар мөрәҗәгать итүчеләргә билгеләнгән тәртиптә җибәреләчәк.