Татарстан Республикасы Дәүләт архив эше буенча комитеты «гаилә архивын тапшырыгыз»дигән республика конкурсы үткәрә.
Әлеге конкурс яшь буынга илебез һәм туган як тарихын өйрәнү нигезендә патриотик тәрбия бирүгә ярдәм итү максатыннан Гаилә тарихы объективы аша үткәрелә. Конкурста физик затлар - гаилә архивлары хуҗалары катнаша. Конкурста катнашу бушлай һәм ирекле.
Конкурста җиңүчеләр өчен 20000 сум, 30000 сум һәм 500000 сум күләмендә акчалата премияләр каралган.
Конкурс үткәрү турында нигезләмә, конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге һәм үрнәкләре «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә «ТР Дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесенең рәсми сайтында урнаштырылган (https://ga.tatarstan.ru/konkursi.htm).