Кама Тамагы муниципаль районында 2022 елда эшче көчләр саны 7 900 кеше тәшкил итә.
Кама Тамагы муниципаль районының мәшгульлек үзәгендә 2022 елның 1 октябренә 33 кеше теркәлгән (01.10.2021 елга-72 кеше). 2022 елның 1 октябренә эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,42% тәшкил итте (01.10.2021 елга – 0,9 %).
Эш бирүчеләр тарафыннан белдерелгән вакансияләр саны 2022 елның 1 октябренә 80 берәмлек тәшкил итә (01.10.2021 елга – 76 берәмлек). Иң күп вакансияләр җитештерү (45 вакансия), авыл хуҗалыгы (15 вакансия), хезмәт күрсәтү (10 вакансия) өлкәләрендә тәкъдим ителә.
Бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләр: агрономнар, инженерлар, механиклар, электриклар, шартлаткычлар, пешекчеләр, тракторчылар, ярдәмче эшчеләр.
Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты 2022 елның 1 октябренә вакансиягә 2,4 кеше тәшкил итә.
Сез рәсми рәвештә белдерелгән барлык вакансияләр белән «Россиядә эш» порталында таныша аласыз https://trudvsem.ru/