Кама Тамагы районы башлыгы урынбасары гражданнарны шәхси кабул итте, 7 кеше үз проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Гражданнар пай җирләрен бирү, авария хәлендәге торак турында сораулар белән килделәр.
Кабул итү барышында Газинур Әүхәт улы район халкының проблемаларын җентекләп анализлады һәм гражданнарга аларның чишелешләренең эзлеклелеген аңлатты. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә дә игътибар бирелде һәм тиешле ярдәм күрсәтелде. Кичектергесез хәл итүне таләп итүче күп кенә мәсьәләләр буенча администрация бүлекләре башлыкларына һәм урынбасарларына йөкләмәләр бирелде.
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү-муниципаль район администрациясе эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе, мондый кабул итүләр килеп чыккан кискен социаль, икътисадый, хокукый һәм көнкүреш проблемаларына тиз арада җавап бирергә мөмкинлек бирә.