Комплекслы план нигезендә мәгариф бүлеге белән "Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе"ДАССО арасында эш алып барыла. Мондый темага Әтиләр советы зур игътибар белән карады.
МББУ "Фәйзрахман Сәлах улы Юнысов исемендәге Кама Тамагы татар урта мәктәбендә" тәмәке тартуның һәм алкогольле эчемлекләр куллануның зыяны турында әтиләр советы белән профилактик әңгәмә узды.
Медицина профилактикасы кабинетының шәфкать туташы Әминова Л.Н ата-аналарга уңайлы формада алкоголизм, балалар һәм яшүсмерләр мохитендә тәмәке тартуның зур проблемага әверелүе, балаларда сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыру, физик, психик һәм социаль сәламәтлекне саклау һәм ныгыту мөһим бурычы турында сөйләде.