Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәт улы белгечләрне юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне белән котлады. Җыелганнарга рәхмәтен белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, шатлык, илһам теләде һәм башкарылган эшләрнең сыйфатын даими камилләштерүне теләде.
Оешманың механизаторлары, автомобильчеләре, инженер-техник хезмәткәрләре булган белгечләренә үз эшләренә намуслы караулары һәм хезмәттәге уңышлары өчен район башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы исеменнән Мактау грамоталары тапшырдылар.