Кама Тамагы районы үзенең сакчылары белән горурлана! Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда Ватанны саклаучыларны озату тантанасы узды. Күпсанлы туганнары, якыннары, дуслары иртә белән сугышчыларга булышырга килделәр.
Мондый җаваплы мизгелдә рухи ярдәм бик мөһим. Озатуда Изге Богородица чиркәве рухание Николай һәм Галимулла хәзрәт Имам хатыйп катнаштылар.
Матур, көчле һәм кыю хәрбиләр исән-сау кайтырга вәгъдә итәләр һәм җиңү белән! Без аларны көтәбез! Һәркем! Һәм тизрәк!