Эшлекле дүшәмбе

2022 елның 24 октябре, дүшәмбе

Бүген Кама Тамагы муниципаль район Советының утырышлар залында Кама Тамагы районы башлыгы каршындагы шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Киңәйтелгән киңәшмәдә актуаль мәсьәләләрне карадылар һәм фикер алыштылар:

Районның торак пунктларында газлаштыру барышы турында Кама Тамагы муниципаль районы буенча комплекслы газ хезмәте башлыгы урынбасары Сәйфетдинов Илгиз Зөфәр улы мәгълүмат бирде.

Үзара салым акчасына эшләрнең барышы турында Кама Тамагы муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Ногманова Марина Александровна сөйләде.

Оргтехниканы утильләштерү турында. Хуҗасыз объектларны исәпкә кую турында Кама Тамагы муниципаль районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Вязникова Ирина Алексеевна сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International